Сагыш бар зәңгәрдә.
Зәңгәр күк, зәңгәр күз, зәңгәр моң...
Мәхәббәт сагыштан тора ул.
Таң — алтын мәгарә.
Алсу кук, алсу йөз, алсу моң...
Мәхәббәт шатлыктан тора ул.
Зәңгәр күк, алсу таң, якты көн, кара төн...
Син мине, ахрысы, мәңгегә караттың.
Төсләрне тараттың...
Мин сине яраттым.
Сөюем — бәхеткә илткән юл...
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1