Гөл чәчәкләрен өзәм мин,
Юлларыңа тезәм мин;
Бик сагындым, бәгырем,
Бик сагындым сине,
Әле дә ничек түзәм мин.
Таң атканда уянырмын,
Җилкәмә шәл салырмын.
Таң шикелле балкып,
Иртән кайтыр булсаң,
Каршы чыгып алырмын.
Җилбер-җилбер җил искәндә,
Үләнгә чык төшкәндә
Бик күңелле булыр,
Бик кызыклы булыр,
Кайтсаң, сагынып көткәндә
Другие названия этого текста
- Римма Ибрагимова - Сагыну (1)
- Римма ИбраҺимова - Сагыну ( М. Җәлил - З. Хабибуллин) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1