Pesni.guru - сайт для Гуру
Эх, җаныем
Альфред Якшимбетов кое
1. Иркәм чәчең тарат әле,
Сибелсен иңнәреңә.
Үрмә гөлдәй урелсәңче,
Минем күңелләремә.
Кушымта:
Эх, җаныем чәчләрең,
Сибелсен иңнәреңә.
Үрмә гөлдәй күренсәңче,
Минем күңелләремә.
2. Иркәм утыр яннарыма,
Чәчләреңне үрәрмен.
Бер үрәрмен - бер сүтәрмен,
Үземнеке итәрмен.
3. Иркәм толым чәчләреңне,
Җилдә таратасыңмы.
Елмаюларың бик серле,
Әллә яратасыңмы !?
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1