Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Роберт Мортазин - Синнән дә кала бу донья | Текст песни

Гомер уза, күлмәк туза,
Еллар буразна сыза.
Мал-мөлкәт җыя бәндәләр
Бер-берсен уза-уза.

Кушымта:
Синнән дә кала бу дөнья,
Ул миннән дә калачак.
Һәрберебез беркөн Ходай
Каршысына барачак.

Якыннарны кадерләрлек
Иман булсын җаннарда.
Без Ходайдан байлык түгел,
Саулык сорыйк таңнарда.

Кушымта

Бар дөньяда һәркемнең дә
Насыйп булган өлеше.
Ходай язганыннан әле
Узалмаган бер кеше.

Кушымта

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-