Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Роберт Тимербаев - Ник матур икән Әүрез /минус/ | Текст песни

Ник матур икән Әврез!

Роберт Тимербаев көе
Рамил Чурагол сүзләре

Түбәнге Әврез авылы
Дөньяда берәү генә.
Аның бары берәүлеген
Беләм, бар җиһан белә.

Әгәр, дустым, безнең авыл,
Ник шулай матур дисәң,
Серен әйтәм — Әврез матур,
Таһир, Зөһрәләр белән!

Хан кызыннан чибәрерәк
Әврезем гүзәлләре.
Кыйгач кашлы, нечкә билле,
Кирәкми бүтәннәре.

Әгәр, дустым, безнең авыл,
Ник шулай матур дисәң,
Серен әйтәм — Әврез матур,
Таһир, Зөһрәләр белән!

Бер типкәндә тимер өзәр
Егетләр дә бар бездә.
Күз салмагыз сез аларга,
Бик кирәк үзебезгә.

Әгәр, дустым, безнең авыл,
Ник шулай матур дисәң,
Серен әйтәм — Әврез матур,
Таһир, Зөһрәләр белән!


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-