Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Саз ансамбле - Күпме күзләр күреп онытылган (Баянда Рифкәт Гомәров) | Текст песни

Күпме күзләр күреп онытылган,
Күпме йөзләр чыккан исемнән;
Күпме сүзләр киткән хәтеремнән?! —
Ә син һаман, һаман исемдә.

Ничә тапкыр гүзәлләрне күреп,
Мин минутлык хискә исердем.
Айныдым да, сөенеп туялмыйча,
Тагын сине искә төшердем.

Йөрәгемне, ахры, тутыргансың,
Башкаларга анда урын юк.
Күңелемдә синнән бүтәннәргә
«Сөям» дигән назлы җырым юк!

Ничә тапкыр гүзәлләрне күреп.
Мин минутлык хискә исердем.
Айныдым да, сөенеп туялмыйча,
Тагын сине искә төшердем.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-