Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Таhир Асыл Гәрәй - СОЮ НАЗЛАРЫМ ( музыка, аранжировка - Тахир Асыл Гарей, слова - Рауф Багаутдинов ) | Текст песни

Сөю назларым

Сине сагынмаган бер көнем юк
Синдә генә кайнар йөрәгем
Бу шатлыклы сөю назларын гел
Синнән генә, мин бит, өйрәндем.

Шатлыклар көттерми килсеннәр
Туй табынын дәшеп язларым
Сөюдә һич булмас ялгышлар
Беләм мин - мәхәббәт газабын.

Син бәхетем минем,мәхәббәтем,
Синдә генә минем назларым
Бер тапкач, югалтсам, таба алмам,
Иң татлы, син сөю газабым.

Шатлыклар көттерми килсеннәр
Туй табынын дәшеп язларым
Сөюдә һич булмас ялгышлар
Беләм мин - мәхәббәт газабын.

Һич китмәм мин синең яннарыңнан
Иркэлэрмен алып үзеңне.
Йөрәгемне сиңа бүләк итәм
Дәваларсың сагыш күңелне.

Шатлыклар көттерми килсеннәр
Туй табынын дәшеп язларым
Сөюдә һич булмас ялгышлар
Беләм мин - мәхәббәт газабын.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-