Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Таhир Асыл Гәрәй - ЯЗМЫШ НИГӘ МИНЕ КАМЧЫЛЫЙСЫҢ ( музыка и аранжировка - Тахир Асыл Гарей, слова - Рауф Багаутдинов ) | Текст песни

Язмыш, нигә мине камчылыйсың?!
Таһир Асылгәрәй көе Рәүф Багаутдинов сүзләре

Язмыш, нигэ мине камчылыйсың?!
Эрнүләре тәндә сизелә
Күпме сынау, күпме кичерешләр
Хәтирәләр булып тезелә.

Күрмим дисең, ахры, газабыңны
Сандалыңа салып чүкедең.
Кояш эссесендә күңелем көйде.
Айга карап йөрәк үкседе.

Гомер үтә, сөйләр серләрем күп,
Наз тансыгын белә күңелем.
Салкын айга карап кына алчы,
Беләм, суыту мөмкин түгелен.

Күрмим дисең, ахры, газабыңны
Сандалыңа салып чүкедең.
Кояш эссесендә күңелем көйде.
Айга карап йөрәк үкседе.

Күкрәгемне ярып моңнар ага
Җырлар язам сезгә яңасын.
Сызлансам да, еласамда күпме,
Күрсәтмимен, беләм, ярасын.

Күрмим дисең, ахры, газабыңны
Сандалыңа салып чүкедең.
Кояш эссесендә күңелем көйде.
Айга карап йөрәк үкседе.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-