Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Фән Вәлиәхмәтов - Мәк чәчәге | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Мәк чәчәге, мәк чәчәге,
Мәк чәчәге ал-көрән.
Күкрәгемдә җаным ничек,
Мин сезне шулай күрәм.

Өстәлләрдә ике гармун,
Кайсысын уйныйм икән?
Башларымда ике кайгы,
Кайсысын уйлыйм икән?

Быел, быел, быел кыш
Ник сайрамый былбыл кош?
Ул канатын кагып сайрый —
Минем кебек моңлы кош.

Өй түбәсе калаена
Кыек баса күгәрчен.
Без дә ата баласы идек,
Бәхет юктыр күрәсең.

Искән җилләр исәр инде
Исмә дип ялынсам да.
Юк, канатым, булмый очып
Никадәр кагынсам да.

Дустым, алай дисеңме,
Дустым, болай дисеңме?
Дустым, син дә минем кебек,
Уф, йөрәгем, дисеңме?!

Уф дияргә ярамый,
Уф дияргә ярамый.
Янган йөрәк яна икән
Уф дигәнгә карамый.

Уфаларда спектакль
Центыральный урамда.
Җиде төн урталарында
Сезне уйлыйм торганда.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-