Идел бит ул,
тирән бит ул шул,
Тирән бит ул,
киң бит ул шул,
Тирән бит ул,
киң бит ул.
Караңгы төн,
болытлы көн –
Без аерылган көн бит ул.
Идел бит ул – бик мул елга,
Ул бит диңгезгә китә шул,
Ул бит диңгезгә китә.
Аккан сулар, искән җилләр
Йөрәгемне җилкетә.
Идел буйларына барсам,
Әйтер идем Иделгә шул,
Әйтер идем Иделгә:
Минем кайгыларымны да
Алып кит, дип, диңгезгә.
Су буйлары моңсу иде
Без аерылган чагында шул,
Без аерылган чагында.
Тормыш дулкыннары безне
Кушар әле тагын да
Другие названия этого текста
- Неизвестный исполнитель - Су буйлап татар халык жыры (0)
- Фәридә Кудашева - Су буйлап (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1