Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Фәрид Мифтахов - "Әни чәе"Гөлнур Айзат сүз.Фәрид Мифтахов көе | Текст песни

Гөлнур Айзат сүз.
Фәрид Мифтахов көе

1.Мәтрүшкәләр салып чәй ясадың,
Хуш исеннән башлар әйләнә.
Җитми инде,әни,җитми инде
Син пешергән тәмле чәйләргә!

2.Чәй янында биргән киңәшләрең
Гел озатты гомер буена.
Җиләк салып, чәйләр пешергәндә,
Син төшәсең ,Әни,уема...

Кушымта:
Әни,чәең бигрәк татлы иде,
Авызларда калды тәмнәре!
Гел сагынып искә төшерәмен
Чәйләр эчкән көннең ямьнәрен...

3.Иртәләрен кайнар чәең белән
Уяттың ич безне яратып.
Син яшәдең ,Әни,”балалар”дип,
Һәрчак безнең өчен җан атып.
Кушымта:
Әни,чәең бигрәк татлы иде,
Авызларда калды тәмнәре!
Гел сагынып искә төшерәмен
Чәйләр эчкән көннең ямьнәрен...

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-