Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Чулпан Йосыпова - Ерактагы якын кешем | Текст песни

Күпме еллар үткән, сөю бүләк иткән
Бергә чаклар әле исемдә.
Ә мин һаман, иркәм, үзем белән йөртәм
Синең сурәтеңне кесәмдә.

Син кайларда икән, айлардамы икән,
Ерактагы якын бер кешем?
Араларда - еллар, өзелсә дә кыллар,
Гел сиңа тартыла бар хисем.

Бер-беребезне шашып, йолдызларга ашып,
Сөйгән чаклар безнең бар иде.
Күкләр шундый якын, йөрәкләрдә - ялкын,
Дөнья үзе моңлы җыр иде.

Вакыт дәва икән, һаман ява микән
Ап-ак карлар безнең эзләргә.
Үткәннәрнең моңы, хатирәләр чыңы
Күчкән инде безнең күзләргә...

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
    Нет видео
    -