Pesni.guru - сайт для Гуру
1)Догаларның күңелемнән
Юк әле югалганы —
Саклый мине, яклый мине
Әнкәмнең догалары.
припев: Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан
Мин бәхетле булалмам.
2)Тылсымлы да, шифалы да
Әнкәмнең догалары —
Догаларның шатлык кына
Китерә торганнары.
3)Кабатлыйм мин дә әнкәйдән
Өйрәнгән догаларны.
Җиткерермен түкми-чәчми
Мин сезгә дә аларны.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1