Pesni.guru - сайт для Гуру
Аранж, сведение Юламанов Галинур
Әнкәй янда булганда
1 Яратам иртәләрне
Уятса әнкәй сөеп,
Чакырса чәй эчергә
Тәмле коймаклар оеп.
Кушымта: Нинди рәхәт,
Нинди рәхәт
Әнкәй янда булганда,
Кочагына алып сөеп,
Назлап кына торганда.
2 Әнкәй карап торганда
Хәрефләр язам тезеп,
Мисалларны да эшлим
Азакка тиклем, түзеп.
Кушымта.Нинди рәхәт,
Нинди рәхәт
Әнкәй янда булганда,
Кочагына алып сөеп,
Назлап кына торганда.
3 Әнкәй теләп калганда
Бишлеләр дә эләгә,
Арымыйм да , талмыйм да,
Тарымыйм да бәлагә.
Кушымта.Нинди рәхәт,
Нинди рәхәт
Әнкәй янда булганда,
Кочагына алып сөеп,
Назлап кына торганда.
4 Кичен әкият сөйләп
Куенымда йоклата.
Еласам яшем сөртеп,
Үскәнем дип юата.
Кушымта.Нинди рәхәт,
Нинди рәхәт
Әнкәй янда булганда,
Кочагына алып сөеп,
Назлап кына торганда.
Другие названия этого текста
- Элеонора 2010 - Әнкәй янда булганда (Эльвира Хаматнурова кое Гульнара Шаймухаметова суз) (1)
- Элеонора 2010 - Әнкәй янда булганда(Гуль Мирхади-Э.Хаматнурова) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1