Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Элеонора һәм Эльвира (Алиһә Нур) Хаматнуровы - Балачагым(NEW 2016) Резеда Валиева суз Эльвира Хаматнурова кое | Текст песни

Балачагым — зәңгәр болон
Эльвира Хәмәтнурова көе Резеда Вәлиева сүзләре

Балачагым — зәңгәр болон,
Зәңгәрлектә бөтен дөнья.
Зәңгәр кыңгыраулар чыңлый,
Татлы моңы каба тынга…

Зәңгәр-зәңгәр дулкын булып
Зәңгәр болытлар агыла.
Зәңгәр сулы күлләрендә
Зәңгәр балыклар чагыла…
Балачагым — зәңгәр болон,
Зәңгәрлектә бөтен дөнья.
Зәңгәр кыңгыраулар чыңлый,
Татлы моңы каба тынга…

Назлы — сылу сөмбел — гөлләр
Зәңгәр калфакларын кигән,
Зәңгәр кояш нурларына
Иркәләнеп башын игән…

Балачагым — зәңгәр болон,
Зәңгәрлектә бөтен донья.
Зәңгәр кыңгыраулар чыңлый,
Татлы моңы каба тынга…
Зәңгәр — зәңгәр дулкын булып
Зәңгәр болотлар агыла.
Зәңгәр сулы күлләрендә
Зәңгәр балыклар чагыла…

Зәңгәр таңда кояш көлсә,
Алсу — зәңгәр нурлар сирпеп,
Зәңгәр гөлләр тибрәнәләр
Җилбер-җилбер-җилбер итеп…
Источник: http://erlar.ru/node/4498

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-