Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Энкэемэ булэгем ( Алиһә Нур ) - МИНУС | Текст песни

Туган көнең котлап,
Ни бирим, әнкәем,
Кадерлем, газизем, күз нурым?
Әллә бар бүләктән
Кадерле булырмы
Җанымнан саркыган бу җырым…

Туган көнең синең
Зур куаныч минем
Мәхәббәтең тулы җаныма.
Бигрәкләр сагынып,
Тургайдай кагынып,
Ашкынып кайтамын яныңа.

Моң биргәнсең миңа
Сандугачлар кебек,
Яшәсен дип, сайрап илендә.
Күңелем моңында,
Иң матур җырымда
Өлешең бар, әнкәй, синең дә.

Туган көнең синең
Зур куаныч минем
Мәхәббәтең тулы җаныма.
Бигрәкләр сагынып,
Тургайдай кагынып,
Ашкынып кайтамын яныңа.

Нурлы йөзең белән,
Назлы сүзең белән
Канатлар куйгансың җаныма.
Шул канатлар мине,
Саганганда сине,
Алып кайта туган ягыма,
Алып кайта туган ягыма…

Туган көнең синең
Зур куаныч минем
Мәхәббәтең тулы җаныма.
Бигрәкләр сагынып,
Тургайдай кагынып,
Ашкынып кайтамын яныңа.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-